Лаештан Алсу Вәлиева: «Аллаһ мине бала белән бүләкли»


алсу валеева

Кайчак тәрбиягә бала алучы кешеләрне өнәп тә бетермиләр. Усал теллеләр андыйларга хәзер сүзен җиткерергә тора. Янәсе, акчасына кызыгалар. Ятимнәр йортына эләккән сабыйны үзеңнеке итеп ярата алмасаң аны ничек итеп тәрбияләргә була икән соң?  «Аллаһы Тәгалә мине бала белән бүләкли. Күңелемә: «Бер сабый алырга кирәк дигән уйны кертүгә, икәү очрый», – ди Лаеш районының Усад авылында яшәүче Алсу Вәлиева.

Алсу ханым Казанда туып-үссә дә, үз бәхетен Себердә таба. Булачак ире Равил белән шунда таныша ул. Икесе дә бирегә эш эзләп чыгып киткән кешеләр була. “Бер-беребезгә насыйп яр икәнне аңлагач, озак очрашмадык, гаилә корып җибәрдек. Матур гына яши башладык. Дөньябызны түгәрәкләп, кызыбыз туды”, – дип искә ала яшьлек елларын Алсу ханым. 15 ел Себердә яшәгәннән соң, аларны туган туфрак тартып кайтара. Вәлиевләр гаиләсе Казанга кайтып төшә. Лаеш районыннан җир алып, йорт җиткерә башлый. Өйне җиткереп бетергәч, 2008 елда Равил абый хатынына: “Бала алыйк”, – дип сүз ката. Алсу апа иренең теләгенә каршы киләме соң? Җитмәсә, үзенең күңелендә дә, бер баланы бәхетле итәргә иде, дигән теләге әллә кайчаннан бирле яши бит. Алар озак уйлап тормыйлар, бер малай алырга булалар. Федор исемле сабый, бу гаиләгә килгәч, Фаилгә әйләнә. Аны алып күп тә үтми, ире тагын: “Авыру булса да тагын бер бала алыйк. Авыру баланың да гаиләдә яшәргә хакы бар бит”, – ди. Шуннан соң алар Яна исемле инвалид кызны алып кайталар. “Безгә килгәндә Яна бик ябык иде. Көчкә кеше рәтенә китердек. Авыру булуы да куркытмады, үзем тәрбияче булып эшләгәч, балаларны да яратам мин, телләрен дә аңлыйм”, – ди Алсу ханым.

Имезлеген таптыра

Алсу белән Равилнең кече күңелле, чит баланы үзенеке итеп яратуын бар туганнары, дуслары белә. Алар бу гаиләгә карап соклана да, үрнәк тә ала. Менә шуңа да 2012 елда Себердә яшәүче туганнары чылтыратып: “Монда бер малай белән кыз бар. Кечкенәләр. Озакламый аларны балалар йортына тапшыралар. Кызы курчак кебек матур. Үзегезгә алмыйсызмы?” – диләр. Әнә шул курчак кебек кыз янына дип, Алсу ханым хәтта балаларның фотосын да күрмичә, юлга кузгала. “Себергә чыгып киттем. Поезд белән озак бардым. Балаларны алу өчен документларымны факс аша җибәргән идем. Килеп җиттем дә, сабыйларны алып, кире кайтырга чыктым. Кызга бер яшь, абыйсына – 3. Балаларның киемнәре пычрак, ертылып беткән. Тиз генә бер кибеткә кереп, яңаларын сатып алдым. Кечкенә кызның авызында резин имезлек. Ул бик иске иде. Моны да яхшыга алыштырдым. Аны-моны уйламыйча, искесен тотып аттым. Шул иске  имезлеген сорап бала поездда өч көн елады…” – дип искә ала Алсу ханым.

«Үземә генә ышанам»

Ятим балаларны тәрбиягә алып йөргәндә, Алсу ханым үзе дә буйга узып куя. Малайга Искәндәр дип исем кушалар. Тик язмышның кайчан тез астына китереп сугасын алдан беркем дә белми. Ире Равил абыйның 48 яшендә йөрәге тибүдән туктый. Моннан ел ярым элек ул гаиләсен калдырып мәңгелеккә  күчә. Бер көтү бала белән Алсу ханым бер ялгызы кала. Аһ, ул көннәрнең авырлыгын әйтеп, сөйләп бетерәсеңмени? Әмма ул аны беркемгә дә сиздерми. Газиз кешесен сагынганда ул сабыйларына карап юана, хәсрәтне шулай кичерә.

“Балаларны мәктәпкә озатканда читенрәк. Барысына да матур кием аласы килә. Дәфтәр-ручкалар да күп кирәк. Беркемнән дә бер генә бүләк тә алганыбыз юк. Шуңа күрә кемнеңдер ярдәменә өметләнмим. Үземә ышанам. Шушы сабыйларны матур яшәтер өчен эшлим дә эшлим”, – ди ул.

Тагын ике малай

Хәзерге вакытта Алсу ханым алты баласы белән яши. Олы кызына 26 яшь, улы Искәндәр икенче сыйныфта укый.  Ә тәрбиягә алган сабыйларның иң олысы Янага – 12, Фаилгә – 10, Тимурга – 8, Дианага 5 яшь. Олы кызы инде үзе бала үстерә. Бөтенесе бер йортта гомер кичерәләр. Кечкенә сабыйларны тәрбияләшергә кызы булыша икән. “Ирем үлгәч, тәрбиягә алган малайлар белән мунча керергә дә кеше калмады. Менә шуларга бер абый алмакчы булып, ятимнәр йортына барган идем,  абыйлы-энеле ике малайны күрсәттеләр, – ди Алсу Вәлиева. – Әниләре ташлаган. Кызгандым мин аларны. Кечкенәсенә 1 яшь тә 7 ай гына әле. Әлегә кадәр рәтләп йөри дә, сөйләшә дә алмый. Үсеше тоткарланган. Шуны кеше итәргә кирәк. Тиешле документларны җыеп тапшырдым, шушы көннәрдә малайларны алып кайтабыз. Миңа кызым булыша. Кызым белән икебез дә яртышар көн эшлибез. Беребез эштә чакта, икенчебез сабыйларны тәрбияли. Киңәшләшеп, эш графикларын җайлап куйдык”.

Менә шундый олы йөрәкле ханымнарга карап сокланырга гына кала. Берәү булса, ирем үлде дип, алып кайткан балаларын да кире илтәр иде, ә Алсу ханым андыйлардан түгел. Сыңар канатлы булса да, сабыйлар гаиләдә үсәргә тиеш, ди.

Автор: 



ОБЪЕДИНЕННЫЙ ПОРТАЛ ЖУРНАЛОВ «МӘГАРИФ» И «ГАИЛӘ ҺӘМ МӘКТӘП»

http://magarif-uku.ru/laeshtan-alsu-velieva-allah-mine-bala/